Яздан аерып булмый Тукaйны
29-нчы апрель көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсе мәктәп укучылары өчен Г.Тукайның тууына 139 ел тулуга багышланган «Яздан аерып булмый Тукaйны» дип исемләнгән викторина-конкурс үткәрде.
Китапханәче укучыларны Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Укучылар шагыйребезнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар, викторина сорауларына, Тукай әсәрләре буенча шигъри табышмакларга җаваплар бирделәр. Китапханәче “Шигърият күгендә якты йолдыз” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.