«Хыялларым үзем белән» хәтер кичәсе
11-нче апрель көнне Татар Кандызы авыл китапханәсендә авылдашыбыз, шагыйрь Рәшит Хәниф улы Әхмәтҗановның тууына 84 ел тулу уңаеннан «Хыялларым үзем белән» дип исемләнгән хәтер кичәсе үткәрелде.
Кичәгә “Мирас” клубының кичәләренә даими рәвештә йөрүче олы яшьтәге китап укучылар килде. Китапханәче язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды, күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясады.