Татарско-Кандызская сельская библиотека - филиал № 36
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-36/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423923, Бавлинский р-н, с.Татарский Кандыз, ул.Советская, д.167

Китап битләрендә сугыш мизгелләре

10-нче апрель көнне, Татар Кандызы  авылы китапханәсендә, «Мирас» клубы өчен, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 ел тулуына багышланган  “Китап битләрендә сугыш мизгелләре” дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде.

Сугыш – әдәбиятта мәңгелек тема. Һәм монда үзләре шул сугыш мәхшәрен кичергән һәм аның турында бар дөреслекне сөйләп бирүне үз бурычы итеп куйган язучыларның өлеше зур...     Чара барышында китапханәче фронтовик язучыларның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, Х.Камаловның «Һәркемнең гомере бер генә», «Безне өйдә көтәләр», «Үлгәннән соң яздым» романнары, Р. Кадыйровның “Сугыш”, Р.Сәфәровның “Әҗәл белән янәшә”, М.Хәбибуллинның “Йөрәккә тамган язгы тамчылар” повестьлары, Р.Кадыйровның «Сугыш» исемле документаль повесте, В. Васильевның «А зори здесь тихие», В. Быковның «Сотников» кебек иң танылган әсәрләре турында сөйләде. Әлбәттә, әдәбият дөньяны үзгәртә алмый, әмма сугыш турындагы китаплар кемнеңдер йөрәк хисләренә кагылырга һәм тормышыбызга бер генә тамчы булса да игътибар һәм игелек өстәргә мөмкин. Алар безнең Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекне һәм тыныч тормыш кыйммәтләрен аңларга да ярдәм итә.

Кичә азагында китапханәче  “Сугыш тарихы китап битләрендә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырып үтте. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар кырыс сугыш чоры вакыйгаларын ачып бирәләр, үз көчләрен һәм гомерләрен кызганмыйча, каты сугышларда дошманга каршы аяусыз көрәшкән, Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган батырлар турында сөйлиләр.