Татарско-Кандызская сельская библиотека - филиал № 36
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-36/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423923, Бавлинский р-н, с.Татарский Кандыз, ул.Советская, д.167

Мәдинә Маликова-зыялы язучы

19-нчы март көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсендә, “Мирас” клубының чираттагы очрашуы булып узды.

Кичә  күренекле татар язучысы, драматург, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Мәдинә Маликованың 90 яшьлек юбилеена багышланган иде.

Китапханәче кичәдә язучының биографиясе, бик күп китаплар бастырып чыгарган язучының бай иҗади мирасы һәм иҗаты белән таныштырды. Катнашучылар авторның тормыш һәм иҗади эшчәнлегенә багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр.