Туган телнең көче һәм матурлыгы
26-нче февраль көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсендә, “Мирас” клубының чираттагы очрашуы булып узды. Кичә халыкара туган тел көненә багышланган иде.
Һәр милләт вәкиле өчен иң матур, иң кадерле тел – үзенең туган теле. Шул ук вакытта, билгеле булуынча, безнең татар телебез “ЮНЕСКО” тарафыннан Бөтендөнья халыкара аралашу теле дип танылган. Татар телендә аралашабыз икән, татар милләте яши. Милләтебезнең югалмавы, телебезнең язмышы безнең кулда. Без аны иң гүзәл, иң кадерле назлы гөлдәй сакларга, сугарырга, үстерергә тиешбез. Бу хактагы уй-фикерләрен халкыбыз мәкаль-әйтемнәрдә, табышмакларда чагылдыра. Килгән кунакларыбыз үзләренең яраткан шигырьләрен укыдылар, мәкаль- әйтемнәр, табышмаклар белүдә, әкиятне тану һ.б. конкурсларда катнаштылар.
«Тел ул-рухи дөнья көзгесе» исемле китап - күргәзмәсенә күзәтү ясалды.