«Татар мирасының бер энҗесе» әдәби кичә
24-нче февраль көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсендә, татар галиме, тарихчы – этнограф, мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллык юбилее уңаеннан, 7-нче сыйныф укучылары белән «Татар мирасының бер энҗесе» дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде.
Китапханәче балаларны К.Насыйринең тормыш юлы, язучы һәм һөнәрче буларак күпкырлы таланты, иҗаты белән таныштырды. Ул грамматика, фонетика, тарих, физика, анатомия, гигиена, математика һәм хәтта кулинария буенча хезмәтләр авторы булган. Мәгърифәтче сүзлекләр төзегән һәм татарларның лексикасына яңа терминнар белән баетырга омтылган. Ул татар халкының мәдәнияте нигезен тәшкил иткән әкиятләр, шигырьләр, әйтемнәр, гореф-гадәтләр һәм йолаларның зур коллекциясен туплый. "Каюм Насыйри мирасы" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.