Ул көннәрнең даны сүрелмәс
Җиңү көне безнең өчен һәрвакыт горурлык, сугышчан дан һәм батырлык символы ул. Еллар, ил – көннәр имин һәм тыныч булсын! Җиңү көннәре безнең хәтердә шулай мәңге сакланыр. 19-нчы февраль көнне Татар Кандызы авыл китапханәсендә “Мирас” клубының чираттагы очрашуы булып үтте. Кичә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 ел тулуына багышланган иде.
Китапханәче фашист Германиясенең безнең илгә һөҗүм итүе, авыр сугыш еллары, Җиңүнең шатлыклы көннәре турында сөйләп үтте.
Кичәдә авыл башлыгы, элеккеге тарих укытучысы М.Ш.Насыйбуллин чыгыш ясады. Мәхмүт Шайхуллович сугышның төп, зур вакыйгалары турында, совет халкының Бөек Ватан сугышы елларында кыенлыклары, җиңүләре, батырлыклары турында сөйләде. 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Совет халкы яулаган. Җиңүнең тарихи әһәмитятен әйтеп үтте. Кичә бик җанлы үтте, авылдашлар ата-аналарының сугыш вакыты турындагы хатирәләрен сөйләделәр.
Кичә азагында китапханәче “Җиңү кайтавазы мәңгелек” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырып үтте.