"Муса Җәлил эзләре буйлап" батырлык сәгате
17-нче февраль көнне, патриот - шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин исемендәге премия лауреаты Муса Җәлилнең тууына 119ел уңаеннан, Татар Кандызы авыл китапханәсе, укучы балалар өчен "Муса Җәлил эзләре буйлап" дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрде.
Китапханәче укучыларны язучыларның иҗаты, тормыш юлы белән таныштырды. Дәшһәтле сугыш елларында, М.Җәлилнең әсирлектә килеш, балалар өчен, татар халкы өчен, эчтәлекле шигырьләр язып калдыруы- үзе зур батырлык. Укучылар шагыйрьнең ”Сандугач һәм чишмә”, ”Карак песи”,”Әтәч” кебек шигырьләрен кычкырып укыдылар.
”Җырым белән җиңдем дошманны” исемле китап - күргәзмәсенә күзәтү ясалды.