Ак болытлар булып агыла күктән
13-нче февраль көнне Татар Кандызы авыл китапханәсендә якташыбыз, күренекле шагыйрь, язучы-прозаик, драматург, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Фәнис Гатаулла улы Яруллинга багышланган «Ак болытлар булып агыла күктән», дип исемләнгән искә алу кичәсе үткәрделәр. Кичәгә “Мирас” клубының кичәләренә даими рәвештә йөрүче олы яшьтәге китап укучылар килде.
Китапханәче кичәне язучы Фәнис Яруллинның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырудан башлады. Якташыбызның иҗатын сөючеләр шигырьләрен яттан сөйләделәр, тормыш юлы һәм иҗаты буенча төзелгән викторина сорауларына җавап бирделәр.