Сез китапханәгә килмәсәгез, китап сезгә бара
Китап һәм газета-журналларны һәр укучыга җиткерү максатыннан Татар Кандызы авыл китапханәсе өйгә китап илтеп бирү эшен дәвам итә. Китапханәгә үзләре йөри алмый торган даими китап укучылар китапханәчене көтеп алалар.
10-нчы февраль көнне китапханәче Гулюза, Рамиль Идрисовларга, Сафина Наҗия апага яратып укый торган китап, журналларын алып килде, яңа кайткан китаплар белән таныштырып үтте.Алар һәрвакыт китап, газета яңалыклары белән даими танышып торалар, мондый очрашулар, җылы әңгәмәләр алга таба да дәвам итәр дигән ышанышта калам.