«Мин тормышны яратам»
11-нче февраль көнне Татар Кандызы авыл китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары өчен, якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Фәнис Яруллинның тууына 87 ел тулуга багышланган, «Мин тормышны яратам» дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде.
Китапханәче чарага килгән укучы балаларны язучының биографиясе, иҗаты белән таныштырды. Кычкырып әсәрләреннән өзекләр һәм шигырьләр укыдылар. Укыган шигырьләр буенча әңгәмә оештырды, һәр баланың фикерен тыңлады. Балалар кыска, шаян итеп язылган шигырьләрдән дә үзләре өчен бик күп нәрсәләр алырга булганын аңладылар. Китапханәче балаларга Ф.Яруллинның китапларын укырга тәкъдим итте.