Митинг
8 - нче май көнне, Татар Кандызы авылында, Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган митинг уздырылды. Авыл уртасында урнашкан һәйкәлләр, обелисклар янына яше-карты, олысы-кечесе җыелды. Тыл ветераннары һәм сугыш чоры балаларының урыны түрдән булды. Чарага килгән ветераннарны, сугыш чоры балаларын, авылдашларны һәм кунакларны бәйрәм белән Татар Кандызы авыл җирлеге башлыгы Мәхмүт Шәйхулла улы Насибуллин, Баулы районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Мәгъсъүм улы Талипов тәбрикләделәр. Яу кырында башларын салган, сугыштан кайтып, яралардан иртә киткән якташларыбызны, авылдашларыбызны, бабайларыбыз, туганнарыбызны бер минут тынлык белән искә алдык. Алар истәлегенә һәйкәлләргә чәчәкләр салынды.