Татарско-Кандызская сельская библиотека - филиал № 36
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-36/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423923, Бавлинский р-н, с.Татарский Кандыз, ул.Советская, д.167

Шырпы уенчык түгел, ут уен-көлке түгел

14-нче март көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсе  мәктәп балалары белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча белемнәрне ныгыту максатыннан «Шырпы уенчык түгел, ут уен-көлке түгел» дигән танып белү дәресе үткәрде.

Балаларны янгын чыгу төшенчәсе һәм янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды.

Дәрес вакытында балалар янгын чыгуның нәрсә икәнен, аның нәтиҗәләре турында белделәр. Балалар зур кызыксыну белән янгынга китерергә мөмкин булган төрле ситуацияләр белән иллюстрацияләрне карадылар, янгын сүндерүче һөнәре һәм янгын сүндерергә ярдәм итүче техника турында сөйләделәр. Балалар «Янгын сүндерү әйберләрен җый» уенында рәхәтләнеп уйнадылар, янгын тематикасына табышмаклар чиштеләр һәм алган белемнәрен ныгыттылар.