Гомере аның моңлы бер җыр!
21-нче февраль көнне,Татар Кандызы урта мәктәбендә авыл китапханәчесе Гөлнур Нурсаит кызы мәктәптә Ватанны саклаучылар көненә багышлап, патриот - шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин исемендәге премия лауреаты Муса Җәлилгә багышланган «Гомере аның моңлы бер җыр!» дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрде.
Китапханәче укучыларны язучының иҗаты, тормыш юлы белән таныштырды. Дәшһәтле сугыш елларында, М.Җәлилнең әсирлектә килеш, балалар өчен, татар халкы өчен, эчтәлекле шигырьләр язып калдыруы - үзе зур батырлык. Укучылар шагыйрьнең патриотик шигырьләрен яратып укыйлар, ятлыйлар, бәйгеләрендә катнашалар. Бу чарада да язучының ”Сандугач һәм чишмә”, ”Әтәч”, ”Кошчык” шигырьләре кычкырып укылды, рәсемнәр буенча шигырьләрнең исемнәрен тану, төрле тематик уеннар оештырылды. Балалар кичәдән бик канәгать калдылар.