Татарско-Кандызская сельская библиотека - филиал № 36
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-36/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423923, Бавлинский р-н, с.Татарский Кандыз, ул.Советская, д.167

“Җилкәннәр җилдә сынала”

Татар Кандызы авыл китапханәсе 8-нче февраль көнне башлангыч сыйныф укучылары өчен, якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Фәнис Яруллинның тууына 85 ел тулуга багышланган, “Җилкәннәр җилдә сынала” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде.

Китапханәче чарага килгән укучы балаларны язучының биографиясе, иҗаты белән таныштырды. Кычкырып әсәрләреннән өзекләр һәм шигырьләр укыдылар. Укыган шигырьләр буенча әңгәмә оештырды, һәр баланың фикерен тыңлады. Китапханәче балаларга Фәнис Яруллинның китапларын  укырга тәкъдим итте.