“Кояш чыкса-табигать яңара, китап укысаң-күңелең агара”
3-нче февраль көнне китапханәче китапларны өлкәннәрнең өйләренә илтеп бирде. Татар Кандызы авлында китап укырга яратучылар бик күп, шуңа күрә олы яшьтәге китап укучылар китап укырга тилмереп ятмыйлар китапханә аларның өйләренә үзе килә.
Китапханәче бу кешеләрне бик яхшы белә һәм даими рәвештә аларны китаплар, газета-журналлар белән тәэмин итеп тора. Ә китап бар нәрсәдән дәва ул. Өлкәннәр мондый хезмәт күрсәтүдән бик канәгать.