“Кыш бабай патшалыгында”
Яңа ел - ул әкияти бәйрәм. Балалар бу бәйрәмне сагынып көтеп алалар. 11-нче гыйнвар көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсендә "Кыш бабай патшалыгында" исемле интеллектуаль уен үткәрелде.
Чарага килгән балалар төрле уеннарда һәм әкиятләр буенча әзерләнгән викторинада катнаштылар.