Татарско-Кандызская сельская библиотека - филиал № 36
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-36/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423923, Бавлинский р-н, с.Татарский Кандыз, ул.Советская, д.167

Суы тәмле, җире ямьле – гүзәл Кандызның

25-нче март көнне Татар Кандызы авылы китапханәсендә “Суы тәмле, җире ямьле – гүзәл Кандызның“ дип исемләнгән “Мирас “ клубының беренче очрашу утырышы булып үтте. Кичә авыл тарихы hәм аның күренекле шәхесләре турында иде.

Китапханәче Гөлнур Насибуллина “Туган авылым тарихы“ дип исемләнгән дайджестның чыгышы белән таныштырды. Алга  таба да бу эшне дәвам итеп, авыл тарихы hәм аның күренекле шәхесләре турында  материаллар җыюны  китапханәче үзенә максат итеп куйды. Клуб утырышында Татар Кандызы авылының авыл башлыгы М.Ш.Насыйбуллин да катнашты. Ул авылның тарихы белән таныштырды, аны  өйрәнү hәм саклау буенча тәкъдимнәрен әйтте.

Бу эшне башлап җибәрүгә авылыбызның тарихчысы Госсамов Гамир абый булышты. Ул үзенең истәлек дәфтәренә авылыбыз тарихы буенча бик күп мәгълүмат туплаган иде. Авыл тарихы буенча мәктәптә  дә шактый материал тупланган иде.