Буыннардан – буыннарга күчә батырларның гомере җыр белән
28-нче февраль көнне Татар Кандызы авылы китапханәсендә 2 - 4 сыйныф укучылары өчен герой - шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Буыннардан – буыннарга күчә батырларның гомере җыр белән” дигән әдәби кичә уздырылды.
Кичәдә укучылар Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, аның шигырьләрен тыңладылар, викторина сорауларына да бик дөрес җаваплар бирделәр, “Халкыбыз каһарманы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Укучыларга истәлеккә бүләкләр тапшырылды.