Татарско-Кандызская сельская библиотека - филиал № 36
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-36/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423923, Бавлинский р-н, с.Татарский Кандыз, ул.Советская, д.167

“Балалар күңеленә юл - шигырь аша!”

31нче гыйнвар көнне Татар Кандызы авыл китапханәсендә балалар шагыйре Рафис Корбанның 60 яшьлегенә багышлап “Балалар күңеленә юл - шигырь аша!” дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрелде.

Чарада 5 сыйныф укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчесе Фархутдинова Алия катнашты. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен яратып өйрәнделәр. Тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар. Кызыклы табышмакларга җавап таптылар.

Укучылар шулай ук шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Бәхетле балачак” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Укучыларга истәлеккә бүләкләр тапшырылды. Кичә азагында яңа кайткан китаплар белән таныштылар.