Татарско-Кандызская сельская библиотека - филиал № 36
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-36/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423923, Бавлинский р-н, с.Татарский Кандыз, ул.Советская, д.167

Кич утыру

2 апрель көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсендә, “Мирас” клубының чираттагы утырышы булып үтте. Клубның чираттагы кичәсе татар халкының традицион күңел ачу йолаларының берсе булган кич утыруга багышланды.

Бәйрәмгә “Мирас” клубының кичәләренә  даими рәвештә йөрүче олы яшьтәге китап укучылар килде. Китапханәче Гөлнур Насибуллина кунакларны “Халкыбызның күңел җәүһәрләре" дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды, халкыбызның милли йолалары, гореф- гадәтләре турында сөйләде Апалар үзләре белән кул эшләрен алып килделәр.  Алар миллли көйләребезне көйләп, җырлый-җырлый чигү чигеп,, бәйләм бәйләп, җеп эрләп утырдылар. Куллары, күзләре талып киткәч, уеннар уйнап,  табышмаклар, мәкальләр әйтештеләр.