Татарско-Кандызская сельская библиотека - филиал № 36
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-36/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423923, Бавлинский р-н, с.Татарский Кандыз, ул.Советская, д.167

"Сыерчыклар, тургайлар безгә бәйрәмгә килгәннәр"

2-нче апрель көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсендә 2-4 сыйныф укучылары белән  кошлар көненә багышлап "Сыерчыклар, тургайлар безгә бәйрәмгә килгәннәр" дип исемләнгән танып – белү сәгате үткәрелде.

Китапханәче кошлар бәйрәменең тарихы  турында сөйләде, шигырьләр укылды, рәсемнәр ясалды. Укучылар  ике командага бүленеп, сорауларга җавап бирделәр, төрле биремнәрне үтәделәр, уеннарда катнаштылар. Китапханәче Насибуллина Гөлнур  "Кошлар-безнең канатлы дусларыбыз" дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында балалар белән әңгәмә үткәрде, китапларга күзәтү ясады. Укучылар кошлар турында күп кенә кызыклы мәгълүмәтләр белделәр. Табигать турындагы китапларның исемлекләре белән таныштылар. Бәйрәм ахрында катнашкан укучыларга бүләкләр бирелде.