Татарско-Кандызская сельская библиотека - филиал № 36
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-36/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423923, Бавлинский р-н, с.Татарский Кандыз, ул.Советская, д.167

“Әбиемнең серле сандыгы”

Россия халыкларының халык сәнгате һәм мәдәни мирасы елы уңаеннан, 23-нче март көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсендә “Әбиемнең серле сандыгы” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде.

Кичә балаларны татар халкының милли байлыклары булган кул эшләре, чигүле киемнәр, өй бизәү әйберләре белән таныштыру буларак үтте. Татар халкының чигүле сөлгесен яшь вакытларында безнең әбиләребез аулак өйләрдә кич утырып чиккәннәр. Альяпкычның итәген төрле чәчәкләр, яфраклар белән бизәп чиккәннәр. Татар кызларының баш киеме-калфак, матурлап лалә чәчәкләре, өч яфрак бизәкләре белән чигеп эшләнелгән. Ә ир егетләребез түбәтәйләрне бик яратып кия торган булганнар. Түбәтәйнең түбәсен алтын җеп белән бизәгәннр, энжеләр, төрле төстәге ташлар белән дә бизәгәннәр. Чиккән сөлге, чулпылар балалар өчен яңалык булса; түбәтәй, калфак, альяпкычны алар күргәннәре бар. Кызлар калфак ничек башта төшмичә тора диеп тә кызыксындылар, матур бизәкле альяпкычка да сокланып карадылар. Үткән бәйрәм балаларда кызыксыну, горурлык, туган илгә һәм туган телгә мәхәббәт хисләре тудырды.