Татарско-Кандызская сельская библиотека - филиал № 36
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-36/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423923, Бавлинский р-н, с.Татарский Кандыз, ул.Советская, д.167

“Хәтер бизәге”

Кышкы озын кичләрдә элек-электән безнең әбиләребез, әниләребез җыйнаулашып бер-берсенә, кул эшләрен кыстырып кич утырырга йөргәннәр. Миллли көйләребезне көйләп, җырлый-җырлый чигү чиккәннәр, бәйләм бәйләгәннәр, җеп җерләгәннәр. Куллары, күзләре талып китсә уеннар да уйнап алганнар, табышмаклар, мәкальләр әйтешкәннәр, тәмләп милли ризыкларыбыз белән чәй эчкәннәр. Соңгы елларда бу кич утырулар онытылды. 17- нче март көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсендә, онытыла башлаган гореф-гадәтебезне, милли йолаларыбызны кире кайтару, халыкка җиткерү максатыннан “Хәтер бизәге” дип исемләнгән “Мирас” клубының чираттагы очрашуы булып үтте.

Кичәне авыл китапханәчесе Гөлнур Насибуллина  ачып җибәрде. Кичәгә килүчеләрне “Халкыбызның күңел җәүһәрләре" дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды, халкыбызның милли йолалары, гореф- гадәтләре турында сөйләде. Кичәдә халкыбызның милли уеннары “Йөзек салыш”, Түгәрәк” һ.б. уеннары уйналды, татар халык җырлары җырланды.