«Фольклор иленә сәяхәт»
Россия халыкларының халык сәнгате һәм мәдәни мирасы елы уңаеннан, 15-нче март көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсендә, «Фольклор иленә сәяхәт» дип исемләнгән кичә үткәрелде. Әлеге чара 12 томлы “Татар халык ижаты” һәм “Энҗе чәчтем – энҗе җыям” дип исемләнгән китап күргәзмәсеннән һәм берничә тукталыштан торды.
1 нче тукталыш: Нәрсә ул фольклор, кем аларны җыя, туплый?
2 нче тукталыш: Мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар.
3нче тукталыш: Мифлар , риваятлар, легендалар.
4нче тукталыш : Ырымнар, йолалар, әкиятләр.
Туган телгә мәхәббәт, ихтирам китап әсәрләре, җыр-бию, уеннар, гореф-гадәтләр аша тәрбияләнә. Бу чарада да балалар татарча шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр, татар халык уеннарын уйнадылар. Балаларга бигрәк тә "Йөзек салыш" һәм "Түбәтәй" уеннары ошады.