“Тарихларда укып ятларлык...”
15-нче февраль көнне, Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулу уңаеннан, Татар Кандызы авыл китапханәсе 4-нче сыйныф укучылары белән “Тарихларда укып ятларлык...” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде.
Кичәдә укучылар Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, аның шигырьләрен тыңладылар. Укучылар шулай ук шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Бар җырымны илгә багышладым...” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Кичә азагында яңа кайткан китаплар белән таныштылар.