«Безопасный интернет – детям!»
14 нче февраль көнне, куркынычсыз интернет атналыгы кысаларында, Татар Кандызы авыл китапханәсе 4 нче сыйныф укучылары белән «Безопасный интернет – детям!»: дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде.
Китапханәче балаларга интернетның файдалы һәм зарарлы яклары турында сөйләде. Укучыларга күбрәк китап укырга, китапны яратырга, аның өстенлекләрен күрә белергә өйрәтте, шулай ук укучыларны Интернет челтәренә кагылышлы төп кагыйдәләр белән таныштырды. Балалар бик теләп, кроссвордлар чиштеләр, «Интернет-паучок» уенында катнаштылар. Очрашу ахырында барлык катнашучыларга «Безопасный интернет детям» дигән буклет таратты.