"Татар дөньясы"
11-нче февраль көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсендә, Мәдәни мирас елы кысаларында,”Ак калфак” оешма җитәкчесе Вагизова Сиринә белән берлектә “Мирас” клубына йөрүче китап укучылар белән “Татар дөньясы” дип исемләнгән чара үткәрделәр.
Китапханәдә “Татар хатын-кызын эш куркытмый” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Очрашуга кунаклар үзләренең кул эшләрен,татар халкының милли ризыкларын пешереп китерделәр.Чәй табыны янында үзләре эшләп китергән кул эшләре турында фикер алыштылар.