Татарско-Кандызская сельская библиотека - филиал № 36
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-36/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423923, Бавлинский р-н, с.Татарский Кандыз, ул.Советская, д.167

«Гомерем минем моңлы бер җыр иде»

20 февраль көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсендә Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, Бөек Ватан сугышының легендар каһарманы, шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан  “Гомерем минем моңлы бер җыр иде…” дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрелде.

Китапханәче укучыларны язучының иҗаты, тормыш юлы белән таныштырды. Дәшһәтле сугыш елларында, М.Җәлилнең әсирлектә килеш, балалар өчен, татар халкы өчен, эчтәлекле шигырьләр язып калдыруы - үзе зур батырлык. Укучылар шагыйрьнең патриотик шигырьләрен яратып укыйлар, ятлыйлар, бәйгеләрендә катнашалар. Бу чарада да язучының ”Сандугач һәм чишмә”, ”Әтәч”, ”Кошчык” шигырьләре кычкырып укылды.