Татарско-Кандызская сельская библиотека - филиал № 36
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-36/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423923, Бавлинский р-н, с.Татарский Кандыз, ул.Советская, д.167

"Интернет дусмы, әллә дошманмы?"

13-нче февраль көнне, куркынычсыз интернет атналыгы кысаларында, Татар Кандызы авыл китапханәсе мөдире Насибуллина Гөлнур 2-3-нче сыйныф укучылары белән "Интернет дусмы, әллә дошманмы?" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде. 

 Китапханәче балаларга интернетның  файдалы һәм зарарлы яклары турында сөйләде. Укучыларга күбрәк  китап укырга, китапны яратырга, аның өстенлекләрен күрә белергә өйрәтте, шулай ук укучыларны Интернет челтәренә кагылышлы төп кагыйдәләр белән таныштырды. Балалар кроссвордлар чиштеләр, «Интернет-паучок» уенында катнаштылар. Очрашу ахырында барлык катнашучыларга  «Безопасный интернет детям» дигән буклет таратты.