"Язмышны ул үзе буйсындырды"
12-нче февраль көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергә, якташ язучыбыз, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына - 83 ел тулу уңаеннан, «Язмышны ул узе буйсындырды» дип исемләнгән әдәби кичә уздырды.
Китапханәче укучыларны язучының биографиясе, күпкырлы иҗаты белән таныштырды. Чара барышында якташ язучыбызның балалар өчен язылган китапларына күзәтү үткәрелде.