«Газиз туган телем»
25-нче февраль көнне, ТАССРның 100 еллыгы кысаларында, Татар Кандызы авыл китапханәсе Туган тел көненә багышлап балалар бакчасында "Газиз туган телем" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде.
Китапханә мөдире Насибуллина Г.Н. балаларны туган тел көне бәйрәменең тарихы белән таныштырды, балалар фольклорының үрнәкләрен укып күрсәтте. Балалар табышмакларга җаваплар таптылар, мәкальләрнең дәвамын әйтеп бетерделәр, татар халык әкиятләре буенча эшләнгән мультфильм карадылар, шигырь сөйләү бәйгесе дә бик күңелле үтте.