Салиховская сельская библиотека - филиал № 31

Салихта - "Тамчы -шоу"

3 апрель көнне Салих авыл китапханәчесе Тагирова Л.М. клуб эшчесе Валитова З.М. белән Бөек шагыйребез Г.Тукай турында булган белемнәрне тирәнәйтү, иҗатын өйрәнүгә кызыксынуны уяту, укучыларның иҗади сәләтләрен арттыру максатыннан “Тамчы-шоу”уены үткәрделәр.

Кичәдә “Күбәләк” һәм “Карлыгач” командалары Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча үзара көч сынаштылар.

Уен 4 турдан торды. Уен азагында гомуми балларның саны буенча “Күбәләк” командасы 38 гә 42 балл белән җиңү яулады. Бүләккә тәмле торт тапшырылды.