Салиховская сельская библиотека - филиал № 31

Ямле минем туган ягым

21-нче март көнне Салих авыл китапханәсендә “Ямле минем туган ягым” дип аталган интеллектуаль уен үтте.

Туган як! Һәрбер кеше өчен нинди газиз, тирән мәгънәле сүзләр! Алар һәркемнең йөрәгендә яши hәм вакыт үтү белән тагын да байый, тулылана, ачыграк төс ала. Туган якның бай тарихы hәм культурасы, табигате hәм көнкүреше - болар барысы да кече яшьтән үк кеше тормышының бер өлешенә әверелә. Халкыбыз  бәйрәмнәр уздырган, гореф-гадәтләрен саклаган, йолаларны үтәгән. Туган төбәгебез тарихын ныграк өйрәнәбез икән, аның киләчәге турында да тирәнрәк уйланырбыз дигән нигез бар.