Баулы районы мәчетләрендә ифтар ашлары уза.
10-нчы март көнне, Салих авылының “Нәҗметдин” мәчетендә, Илдар Габдрахмановның иганә ярдәме белән, күмәк ифтар ашы узды. Авыз ачу мәҗлесендә кырыктан артык кеше катнашты.
Авыл халкын, кунакларны Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров, авыл имамы Исмәгыйль хәзрәт Закиров, Салих авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәйруллин сәламләде.
Мул табын артында ифтар ашы үткәрелде. Китапханәче Ләйсәнә Таһирова һәм авыл ханымнары: Гүзәл Сафиуллина, Тәслия Галиева, Гөлчәчәк Закирова, Зәлия Рәхмәтуллина, Миләүшә Шәймәрданова әзерләделәр.
Салих авылы мәчетендә күмәк ифтарлар уздыруга гел ярдәм итеп торганы өчен, авыл халкы Илдар Нурулла улы Габдрахмановка бик рәхмәтле. “Нәҗметдин” мәчетендә ифтар мәҗлесләре тагын оештырылачак.