“Туган телем-иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем”
21- нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. 21-нче февраль көнне Салих авыл китапханәсендә ул уңайдан халкыбызда туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре , телебезнең сафлыгын, матурлыгын чагылдырган “Туган телем-иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем” дип исемләнгән әдәби чара уткәрелде. Китап укучыларга туган телебез турында халкыбызның җыелып килгән мәкальләре һәм язучыларыбызның туган телебез турындагы әйтемнәре, канатлы сүзләре тәкъдим ителде. Шигырьләр укылды