Салиховская сельская библиотека - филиал № 31

«Исемең кайтты синең җыр булып»

13-нче февраль көнне, Салих авыл китапханәсендә,   татар шагыйре, Советлар Союзы Герое һәм Ленин премиясе лауреаты  Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган  «Исемең кайтты синең җыр булып» дип  аталган әдәби кичә үзды. Китапханәче каһарман шагыйрьнең тормыш юлын сөйләп  үтте. Катнашучылар викторина сорауларына җавап бирделәр,  шигырьләрен укыдылар   «Халык хәтерендә җуелмас эзләр»-дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.