"Кышкы күңелле уеннар"
1-нче февраль көнне Салих авыл китапханәчесе балалар өчен сәламәтлек сәгате үткәрде.
Кыш - күңел ачулар өчен искиткеч матур ел вакыты! Балалар кышны бик яраталар һәм көтәләр. Кыш җитү кар белән урамда уйнау таудан шуу, чанада, чаңгыда йөрү , кар өстендә рәхәтләнеп уйнап йөрү мөмкинлеге белән бәйле. Саф һавадагы уеннар балаларның сәламәтлеген ныгыту өчен дә бик файдалы.