“Ленинград батырлыгы риваятьләргә тиң”
Ленинград шәһәрен блокададан тулысынча азат ителүгә 82 ел тулу уңаеннан 27 гыйнвар көнне Салих авыл китапханәсендә патриотик“Ленинград батырлыгы риваятьләргә тиң”дип исемләнгән чара үткәрелде. Китапханәгә йөрүчеләр камалышта калган шәһәрдә яшәүчеләрнең ничек яшәвен һәм эшләвен, аларның көнкүрешен зур дулкынлану һәм теләктәшлек белән тыңладылар. чарада 125 грамм блокада икмәге турында да сөйләделәр.