Салиховская сельская библиотека - филиал № 31

Яңа елның беренче китап укучылары

5-нче гыйнвар көнне Салих авылы китап укучылары “Яңа елның беренче китап укучылары” дип исемләнгән акциядә катнаштылар.

Яңа елда беренчеләрдән  кечкенә балалар китапханәгә килде.Китапханәчедән бүләкләр  алганнан соң  “Яңа ел серләре ” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды,соңыннан китаплар сайлап алдылар.    “Яңа ел чыршысы янында” дигән күңел ачу чарасы үткәрелде, балалар шигырьләр сөйләделәр.