"Яңа елда бергә булыйк"
27-нче декабрь көнне, Салих авылында шау-гөр килеп Яңа ел кичәсе узды!
Кунакларны тәбрикләп Салих авыл җирле үзидарә башлыгы Ильнур Хәйруллин чыгыш ясады. Берсеннән берсе дәртле җырлар, уен-көлке, Кыш бабай белән Кар кызы котлавы, бүләкләр тамашачы күңеленә хуш килде. Хөрмәтле авылдашлар, хөрмәтле артистларыбыз барыгызга зур рәхмәт.