Салиховская сельская библиотека - филиал № 31

"Халкыбызның мирасы югалмасын"

Хәтерләүдән курыкма син,

Үткәнеңне онытма син

Бел син ерак бабаңнарның ничек итеп көн иткәнен,

Нинди уйлар, нинди моңнар безгә 

калдырып киткәнен!

   Салих авыл китапханәсендә  кечкенә генә милли почмак -музей эшләп килә. Анда халкыбызның борынгы көнкүреш әйберләре. Без чал тарихыбыз булу белән бәхетле халык. Балалар күңелендә   әби - бабаларыбызның үткәненә кызыксыну уяту төп максатыбыз һәм бурычыбыз.  Шул уңайдан 1 март көнне китапханәче клуб хезмәткәре белән берлектә "Халкыбызның мирасы югалмасын" дип аталган балалар өчен  мәгълүмати танып белү сәгате үткәрделәр.