"Без татарлар! Батыр халык."
15-нче февраль көнне, Салих авыл китапханәсе И.Шакиров һәм М.Җәлилгә багышланган" Без Татарлар ! Батыр халык дигән ,Зур даныбыз әле сүнмәгән" дип аталган әдәби кичә үткәрелде.
Татар һәм Рәсәйнең халык артисты Илһам Шакировның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләнде , җырлары тыңланды.
Герой -шагыйрь Муса Җәлил татар шигърияте түрендә якты янган йолдызларның иң зурысы. Аның иҗат җимешләре һәм андагы рухи яктылык безнең горурлыгыбыз.Кичәдә шәхесләребезгә багышланган презентация күрсәтелде, шигырьләр укылды. Китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.