“Батырлык сынала мәйданда, Кешелек сынала һәркайда”
Күренекле шагыйрь, язучы-прозаик, драматург якташ язучыбыз, Фәнис Яруллинның тууына - 85 ел тулу уңаеннан 8-нче февраль көнне Салих авыл китапханәсе Мәдәният йорты белән берлектә “Батырлык сынала мәйданда, Кешелек сынала һәркайда” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрделәр.
Китапханәче укучыларны язучының биографиясе,күпкырлы иҗаты белән таныштырды. Кичә Ф.Яруллинның шигырьләре,җырлары белән үрелеп барды.
“Яшьнәү күкрәүләргә тиң гомер” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.