Салиховская сельская библиотека - филиал № 31

“Әнием, иң кадерлем син минем”

8-нче март  көнне Салих авыл китапханәсе авыл клубы  белән берлектә “Әнием, иң кадерлем син минем”- дигән  кичә үткәрелде.

Кичәдә Сафиуллиннар, Касыймовлар һәм Валитовлар гаиләләре ярышта катнаштылар. “Таныш булыйк”, ”Тәм- том рекламасы”, ”Тапкырлар бәйгесе”, ”Мода күрсәтү”, ”Әкиятне сәхнәләштрү”, ”Шигырь уку", катнашучылар үзләренең зирәклекләрен  күрсәттеләр һ.б . Бәйрәм бик күңелле булды. Катнашучыларга бүләкләр тапшырылды кичә чәй табыны белән тәмамланды.