"Күңелемә якын туган авылым"
Туган авыл. Йөрәккә иң якын һәм кадерле сүз.Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты,йортыбыз урнашкан кадерле туган авылы бар.Һәр авылның үзене генә, кабатланмас, истә кала торган урыннар күп. Һәр кеше чын күңелдән туган ягын ярата,гүзәлләгенә соклана. Шул уңайдан 24 февраль көнне Салих авыл китапханәсендә ”Күңелемә якын туган авылым” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.