«Мөнәҗәтләр һәм бәетләр».
Рәсәй Президенты Владимир Путин указы белән 2022 ел «Рәсәй халыкларының мәдәни мирас елы» итеп игълан ителде. Шул уңайдан Салих авыл китапханәсендә 20 - нче гыйнвар көнне, Рәсәй халыкларының мәдәни мирасы елын ачу чарасы узды һәм «Мөнәҗәтләр һәм бәетләр» кичәсе үткәрелде.