Серле сандык
24 март көнне Шалты аыл китапханәчесе “Ләйсән” балалар бакчасында “Серле сандык” белән кунакта булды. Китапханәче балаларга матур эчтәлекле китаплар, журналлар алып барды. Китаплар кычкырып укылды, журналдагы уеннар уйналды. Кечкенә булуларына карамастан балалар китап кыстыргычлар ясадылар.