"Безнең тамырлар" акция
20- нче февраль көнне , Шалты авыл китапханәсе “ Безнең тамырлар” (“ Наши истоки” ) акция кысаларында Туган тел көненә багышлап “ Ләйсән” балалар бакчасында “ Кәрзинемдә әкият” дип исемләнгән татар халык әкиятләрен кычкырып укулар оештырылды
.Китапханәдә “ Әбиемнең күңел сандыгы” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү үткәрелде. Татар халкының чиккән сөлгеләре ,калфак, түбәтәйләре белән таныштылар.