"Чын күңелдән"
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан ,Шалты авыл китапханәсе, Мәдәният йорты хезмәткәрләре мәдәни чараларда актив катнашучы апаларны «Чын күңелдән» дип исемләнгән кичәгә чакырды. Бәйрәм белән котлап матур теләкләр әйттек,рәхәтләнеп күңелле итеп сөйләшеп тәмле чәйләр эчтек.Кичәбез күңелләргә үтеп керерлек итеп шигырьләр,җырлар,уеннар белән үрелеп барды.Бу очрашудан барыбыз да якты,матур хисләр белән таралыштык.